“Татарстанның 50 иң яхшы инновацион идеясе” конкурсына беренче гаризалар килгән

“Татарстанның 50 иң яхшы инновацион идеясе” конкурсына беренче гаризалар килгән

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). 1 сентябрьдә башланган “Татарстанның 50 иң яхшы инновацион идеясе” конкурсына беренче гаризалар килгән. “Конкурс турындагы нигезләмә” буенча җиңүчеләр 50 мең сум алачак.

Бу конкурс республикада беренче тапкыр уздырыла. Аны “ТР Инвестиция-венчур фонды” коммерциясез эшләүче Дәүләт оешмасы һәм ТР Фәннәр академиясе оештырды. Яңа конкурсның максаты – инновацион эшчәнлек өлкәсе белгечләре һәм фәнни хезмәткәрләренең интеллектуаль потенциалын пропагандалау, Татарстанда конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаруны киңәйтү һәм яңа югары технологик производстволар төзү өчен шартлар булдыру.

“ТР Инвестиция-венчур фонды” директоры Марат Фәйзерахманов сүзләренчә, әлегә конкурска гаризалар бик актив килми. “Октябрьдә алар, һичшиксез, күбрәк булачак”, - диде ул.

Агымдагы елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк конкурста ТР резидентлары булган физик һәм юридик затлар катнаша ала. Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны www.ifvrt.ru сайтында алырга мөмкин.