Май-сыгынты заводын төзүче конкурста билгеләнәчәк

Май-сыгынты заводын төзүче конкурста билгеләнәчәк

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Июль аенда “Нәфис Косметикс” һәм Инвестиция-венчур фонды гамәлгә керткән “Казан май-сыгынты заводы” ААҖ май-сыгынты заводы төзелешенә генераль килешү төзү хокукына ачык конкурс игълан итте.

Контрактның бәясе 1,75 миллиард сум тәшкил итә. Эшләрне үтәү вакыты 2007 елның 1 кварталы. Дәгъвачының 10 елдан да ким булмаган төзелеш стажы, 3 миллиард сумнан да ким булмаган шәхси активы, 2 мең персоналы булырга тиеш. Заводның куәте 125 мең тонна үсемлек мае һәм катнаш азык өчен 146 мең тонна чимал тәшкил итәчәк.