Эшкуарлар һәм түрәләр җир һәм күчемсез милекне теркәү проблемалары турында фикер алышты

Эшкуарлар һәм түрәләр җир һәм күчемсез милекне теркәү проблемалары турында фикер алышты

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖдә җир мәйданнарын дәүләти теркәү һәм межалау, күчемсез милек объектларын нәтиҗәле куллану проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Төзелеш компанияләре вәкилләре һәм офис үзәкләре, шулай ук “Бердәм аренда системасы” ААҖ җитәкчеләре хакимияттәгеләргә карата үз дәгъваларын белдерде.

Эшкуарлар, нигездә, җир мәйданнарын бүлеп бирү проблемалары, күчемсез милекне техник инвентарьлау, җир һәм күчемсез милеккә хосусый милек хокукын теркәү мәсьәләләренә карата канәгатьсезлек белдерә. Шул исәптән килешүләрне теркәүгә озак вакыт (30-40 көн) китү, күчемсез милеккә дәүләти теркәү хокукы өчен документацияләргә таләпләрнең бердәм практикасы булмау. “Сервейерлар гильдиясе” предприятиесе эшкуарларның дәгъваларын бер исемлек итеп төзегән. Әмма күчемсез милекне теркәү өчен җаваплы ведомстволарның 5 җитәкчесенең берсе – Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Красавина гына килгән. Үз чыгышында ул күчемсез милекне теркәү барышындагы проблемаларның нигезендә җирле хакимиятләрнең закон күзлегеннән дөрес булмаган карарлары һәм күрсәтмәләре (биналар яки җирләрне конкрет фирмалар һәм оешмалар бүлеп биргән) ята.

Казанның Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Техник инвентарьлау бюросы адресына карата да күп дәгъвалар яңгырады. “Түгәрәк өстәл”дә рәислек иткән “Сервейерлар гильдиясе” предприятиесе президенты Игорь Привалов проблемаларны хәл итү буенча эшне дәвам итәргә вәгъдә бирде.