ТР икътисад министры Чаллыга эш буенча сәфәр кылды

Ул автошәһәр предприятиеләрендә булды

 (Чаллы, 21 август, «Татар-информ»). Кичә ТР икътисад министры Артем Здунов Чаллыга эш сәфәре кысаларында автошәһәр предприятиеләрендә булды.

Аерым алганда, Артем Здунов Чаллының кураторы сыйфатында яңа статусы һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү формалары турында сөйләде. Шулай ук министр Икътисади үсеш министрлыгына Чаллының алдынгы үсеш алучы территория статусы алу өчен заявка бирүен белдерде. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте белдерә.