420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). “Forbes Woman” журналы Россиянең 30 бай хатын-кызы рейтингын төзегән. Рейтингны, узган елдагыча, Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужковның хәләл җефете, "Inteco Management" компаниясе президенты Елена Батурина җитәкли.
Журнал аның байлыгын 1 млрд доллар дип бәяләгән. Икенче урында – “Прогресс Капитал” компаниясе хуҗасы Ольга Белявцева (450 млн доллар). Узган ел 10 урынны биләгән "Wildberries" интернет-кибет генераль директоры Татьяна Бакальчук (380 млн доллар) өченче урынга күтәрелгән.
Россиянең иң бай хатын-кызлары унлыгына “Содружество” компаниясе төркемнәре хуҗасы Наталья Луценко (325 млн. долларов) кергән. Рейтингның бишенче урынын “Бәхетле” генераль директоры Мөслимә Латыйпова (315 млн доллар) били.