Татарстан делегациясе Орел өлкәсендә эш сәфәрендә

Аның барышында ике төбәк арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре барланачак

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Орел өлкәсендә эш сәфәрендә.
Сәфәр программасының бүгенге өлешендә Орел өлкәсе губернаторы-Хөкүмәт рәисе Александр Козлов белән очрашу, “түгәрәк өстәл” утырышында катнашу каралган. Равил Зарипов өлкә Хөкүмәте бинасында узачак бу утырышта Татарстанның икътисади-сәүдә мөмкинлекләрен презентацияләячәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Биредә шулай ук ике төбәк арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре барланачак.
Составында “ТР Җитештерү субконтрактациясе үзәге”, “АлАз”, “ПАСКАЛЬ”, “Ак Барс Торг”, “Холод” җәмгыятьләре һ.б. вәкилләре булган Татарстан делегациясе шулай ук Орел өлкәсенең “Мценски коммуналь машина төзелеше заводы”, “Межгосметиз-Мценск”, “Орелрастмасло”, “Орелтеплогаз”, “Орелводоканал”, “Орелстрой” ААҖ булачак.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2009 елда ике төбәк арасында товар әйләнеше күләме 446 221,3 мең сум тәшкил иткән. Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы һәм Орел өлкәсе Хөкүмәтләре арасында Икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Орел өлкәсенә Татарстаннан машина төзелеше продукциясен,“Түбән Кама нефтехим”, “Казан синтетик каучук”, “Казан оргсинтез” ААҖ җитештерелгән нефть химиясе продукциясен, җиңел сәнәгать продукциясен җибәрүне киңәйтү, аннан республика предприятиеләре ихтыяҗлары өчен төзелеш техникасын кайтару - ике төбәк арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буларак карала.