Рөстәм Миңнеханов Германиядә Тюрингия Премьер-министры белән очрашачак

24 июньдә “Татарстан – Тюрингия” эшлекле форумында Татарстанның инвестицион һәм сәнәгать потенциалын тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 июньдә Тюрингиягә барачак. Германия белән хезмәттәшлек үсеше республика хакимияте өчен өстенлекле булып санала. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Татарстан Президенты Баухаус университетында булачак. Бу уку йорты технология һәм сәнгать өлкәсендә белем бирә, архитектура, урбанистика, граждан төзелеше, дизайн, медиа юнәлешләре буенча белем бирү программалары тәкъдим итә. Президент университетта цифрлы лаборатория эшчәнлеге белән танышачак”, - диде Лилия Галимова.

Алга таба Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашу булачак. Очрашуда берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәкләр.

“Соңыннан “Татарстан – Тюрингия” эшлекле форумының пленар утырышы планлаштырылган. Анда безнең республиканың инвестицион һәм сәнәгать потенциалы тәкъдим ителәчәк. Мондый форумнар яңа инвесторлар табарга ярдәм итә”, - диде спикер.

Эшлекле форумнан соң Татарстан Президенты Эрфурт белем бирү үзәгенә барачак. Үзәкнең төп юнәлеше мәктәп укучыларына һөнәри ориентация бирү, сәләтле укучыларга һәм студентларга ярдәм итү белән бәйле.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов балалар медиаүзәгендә булачак. Анда кече һәм урта медиакомпанияләр өчен инфраструктура булдырылган.