ТР табигый газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтүгә рөхсәт бирү турындагы килешү имзалады

“Без, беренче чиратта җәмәгатьчелек транспортын газ-мотор ягулыгына күчерәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов

  (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Бүген “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов табигый газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтүгә рөхсәт бирү турындагы килешү имзаладылар.
Дукументка Петербург халыкара икътисад форумында кул куелды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТАР-ТАСС ка биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, газ-мотор ягулыгы зур шәһәрләр өчен актуаль, бу экология өлкәсендә газның өстелеген кулланырга мөмкинлек бирә.
Аның сүзләренә караганда, зур әзерлек эшләре үткәрелде. “Бүген газ тутыру станцияләрен нәтиҗәле файдалану зарур”, - диде ул. Моннан тыш, проект газ белән йөри торган автомобильләр пәйда булмыйча тулы көченә эшли алмаячак. “КАМАЗ” ААҖ андый автомобильләр эшли, Татарстан газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 262 автобуска заказ бирде инде, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
“Без, беренче чиратта җәмәгатьчелек транспортын газ-мотор ягулыгына күчерәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте газ-мотор ягулыгы белән йөри торган җәмәгатьчелек транспорты сатып алучы төбәкләргә субсидия бирәчәк дип искәртте.