Татарстаннан дүрт IT-стартап 8 млн сумлык грант отты

«Старт-1» программасына конкурс буенча сайлап алуның яңа сезонына гаризалар кабул итү кампаниясе 31 майга кадәр дәвам итә.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Инновацияләргә ярдәм фонды «Старт-1» программасы буенча IT-проектларны сайлап алу конкурсына нәтиҗә ясады. Барлыгы 160 инициатива тәкъдим ителгән, аларның дүртесен татарстанлылар эшләгән. Алар 2 шәр миллион сум грант алган. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Старт-1» программасы өчен проектлар алты юнәлеш буенча сайлап алынды — цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсны саклаучы энергетика.

Грант алган Татарстан проектларының берсе — «Акыллы скважина» карарларын кабул итәргә ярдәм итә торган интеллектуаль система. Күппараметрик анализга һәм машина белән укыту ысулларына нигезләнгән идея «Цифрлы технологияләр» юнәлеше буенча сайлап алынган.

Татарстаннан тагын өч стартап «Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре» юнәлеше буенча грант алды. Алар пилотсыз самолетлар системасын, полистирол калдыкларын эшкәртүне һәм бүлү челтәрләрендә җиргә бер фазалы тоташу урынын билгеләргә ярдәм итә торган системаны эшләүне күздә тота.

«Старт-1» программасына конкурс буенча сайлап алуның яңа сезонына гаризалар кабул итү кампаниясе 31 майга кадәр дәвам итә. Гаризаны АС Фонд-М системасы аша бирергә мөмкин.