ТР Премьер-министры Россия Саклык банкының өлкән вице-президенты белән очрашты

Яклар хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты

  (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Россия Саклык банкы” ААҖ нең өлкән вице-президенты, идарә әгъзасы Денис Бугров белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Россия Саклык банкы” ААҖ нең кече бизнес буенча вице-президенты Андрей Шаров һәм Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.

Яклар хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда, "Саклык банкы" территориясендә күп функцияле үзәк ачу, шулай ук ТР да кече бизнеска ярдәм итү программасы буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.