Татарстанда Кама аша түләүле күпер төзеләчәк

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, бу инвестицион проектны гамәлгә ашыру белән берничә компания кызыксына

  (Казан, 21 май, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). ТРның Мамадыш районы Соколка авылы тирәсендә Кама елгасы аша яңа күпер төзелеше инвестицион проектын гамәлгә ашыру белән берничә җитди компания кызыксына.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, яңа күпер Түбән Кама сәнәгать базасыннан транзит йөкләрнең төп өлешен Чаллы һәм Түбән Каманың урау юлы аша җибәрү мөмкинлеге бирә, ул шәхси-дәүләти партнерлык нигезендә төзеләчәк. Министр сүзләренә караганда, күпер аша йөрү түләүле булачак.