Рөстәм Миңнеханов Циндаода "Haier" компаниясенең заводында булды

ТР Президенты, "Haier" һәм Татарстан хезмәттәшлегенең мөмкин булган юнәлешләрен өйрәнү өчен, уртак эш төркемен булдырырга җыенуларын белдерде

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Кытайга эш сәфәре кысаларында Циндаода "Haier" компаниясенең заводында һәм штаб-фатирында булды. Шулай ук заводта Татарстан делегациясенең башка вәкилләре: ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банк” ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Мастер” КИП генераль директоры Максим Стеблов булды. Исегезгә төшерик: "Haier" компаниясе Яр Чаллыда “Мастер” КИП мәйданчыгында суыткычлар производствосын ачарга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Циндаода "Haier" заводында төрле детальләрне штамповкалау өчен пресс-формалар чыгару линиясен карады.

"Haier" штаб-фатирында Татарстан делегациясе әгъзалары компаниянең продукциясе тәкъдим ителгән “акыллы йорт” форматындагы шоу-румда булды.

Экскурсиядән соң, Татарстан делегациясе вәкилләренең "Haier" компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы булды. Компаниянең Директорлар советы рәисе урынбасары Лянь Хайшань ассызыклаганча, Россия һәм БДБ "Haier" өчен стратегик базарлар булып тора. “Шуңа күрә без Татарстанда производствоны оештыру мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле, - дип мөрәҗәгать итте Лянь Хайшань ТР Президентына. – Бу безнең өчен бик җитди адым, бу завод Россия, БДБ һәм Көнчыгыш Европа базарына продукцияне җибәреп торачак”.

Лянь Хайшань сөйләгәнчә, 2013 нче елда Haier компаниясенең әйләнеше 29,5 млрд. доллар булган, үткән ел белән чагыштырганда, табыш 20 процентка арткан һәм 1,8 млрд. доллар тәшкил иткән. Компания көнкүреш техникасы глобаль базарының 9,7 процентын били.

"Haier" 5 брендка ия, Кытайдан читтә компания 7 сәнәгать паркын, 11 завод, 11 предприятие булдырган. Компаниянең продукциясе дөньяның 160 илендә сатыла.

Лянь Хайшань билгеләп үткәнчә, компания Россиядә производствоны оештырып калмыйча, эшләнмәләр үзәген ачарга планлаштыра.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Haier" компаниясе турында күпне ишеткән булса да, бүген заводта һәм штаб-фатирда булу аның тәэсирләрен үзгәртүен әйтте.

“Без "Haier" компаниясенең Яр Чаллыда “Мастер” КИП мәйданчыгындагы беренче проекты җитди имтихан булуын аңлыйбыз. Ләкин без алдагы проектлар турында да уйларга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аның фикеренчә, "Haier" компаниясе тәкъдим иткән технологик яңалыкларга Россия һәм БДБ илләре базарында ихтыяҗ булачак.

Ул компания җитәкчелеген ышандырганча, барлык кирәкле формаль эшләр башкарылачак, һәм ТР Хөкүмәте проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтәчәк.

“Безнең мөнәсәбәтләр яңа завод төзелеше белән генә чикләнергә тиеш түгел. Сезнең бизнес-кызыксынулар спектрын исәпкә алып, багланышлар киңрәк булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. – Шул исәптән без эшләнмәләр үзәген булдырырга тиеш”.

Рөстәм Миңнеханов штамповкалау өчен пресс-формалар производствосын Татарстан өчен кызыклы дип атады. Шулай ук ул Haier компаниясенә заводта эшләячәк ТР белгечләре өчен укыту программалары оештырырга тәкъдим итте.

“Мин безнең бик күп уртак кызыксыну өлкәләрен таба алуыбызга ышанам. "Haier" җитди рәвештә Татарстанда тәкъдим ителергә тиеш – бу аның Россиядә җитди рәвештә тәкъдим ителүен аңлата”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

"Haier" штаб-фатирында булу соңында Рөстәм Миңнеханов компаниягә нигез салучы Чжан Жуйминь белән очрашты. ТР Президенты аңа, заводта булу һәм иң заманча производствоны күрү мөмкинлеге өчен, рәхмәт белдерде. “Без шоу-румда булдык һәм сезнең үсеш һәм прогресс белән тәэсирләндек. Һәм без сезнең белән бергә проектларны тормышка ашыру белән кызыксынабыз”, - диде ТР Президенты.

Чжан Жуйминь сөйләгәнчә, "Haier" инде күптән Россиядә производствоны булдырырга планлаштырган һәм озак вакыт мәйданчык сайлаган. “Татарстан – проектны уңышлы тормышка ашыру өчен, яхшы урын дип уйлыйм. Һәм без сезнең яктан ярдәмгә өметләнәбез”, - дип мөрәҗәгать итте компаниягә нигез салучы Рөстәм Миңнехановка.

“Без, үз ягыбыздан, барлык кирәкле ярдәмне тәэмин итәчәкбез, - дип ышандырды ТР Президенты Чжан Жуйминьне. – Безнең өчен бу проектның уңышлы булуы мөһим”.