Казанда йомырка, алма, токмач, зарарсызландырылган сөт бәясе төшкән

Атна дәвамында кәбестә, суган, бәрәңге, кишер, тоз, тавык ите, майлы эремчек һ.б. продуктларның бәяләре арткан

  (Казан, 21 май, «Татар-информ»). 19 май га төп туклану продуктлары буенча атналык мониторингтан күренгәнчә, Казанның кулланучылар базарында икмәк, каймак, көнбагыш мае, пастеризацияләнгән сөт бәясе үзгәрешсез калган, дип хәбәр итә Федераль Дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча Территориаль органы матбугат хезмәте.

Шулай ук тавык йомыркасы 7,8 процентка, алма, токмач, стерильләштерелгән сөт бәясе 0,2 процентка төшкән.

Бер атнада кәбестә (3,1 процентка), суган (0,9 процентка), бәрәңге (0,8), кишер (0,6), тоз (2,5), тавык ите (2,0) майлы эремчек, тары ярмасы, туңдырылган балык, дөге, пешкән казылык (0,5-0,9 процентка), сыр, бодай оны, сыер мае, шикәр комы, карабодай (0,1-0,2 процентка) арткан.

Идел буе федераль округы төбәкләре үзәкләрендәге бәяләрене чагыштырудан күренгәнчә, Казанда бодай оны бәясе югары булуы күзәтелгән. Ә башка шәһәрләр белән чагыштырганда, сыер ите, тавык ите, каймак, майлылыгы 2,5 һәм 3,2 процентлы стерильләштерелгән сөт, сыер мае, дөге, тары ярмасы, кәбестә, алма бәясе түбән булуы билгеле.