Казанда АИ-93,92 маркалы бензиннарның уртача бәясе төште

Шәһәрдә шулай ук АИ-95 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәяләре түбән булуы билгеләп үтелә

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). 19 майга булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре элеккечә калган һәм 27,70 сум, 32,85 сум һәм 31,29 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы.

Казанда АИ-93,92 маркалы бензин бәясе төшкән һәм 29,91 сум тәшкил иткән. Шәһәрдә шулай ук АИ-95 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәяләре түбән булуы билгеләп үтелә.

Бер атнада Түбән Новгород, Самара, Киров, Ижевск, Пенза һәм Сарытауда АИ-95 маркалы бензин бәясе арткан. Уфа, Ульяновск, Саранск, Йошкар-Ола һәм Пермьда бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре үзгәрешсез калган. Сарытауда А-76 (АИ-80) маркалы бензинның арзан булуы күзәтелгән, ә Самарада - АИ-93,92 маркалылар.
А-76 (АИ-80) маркалы бензин һәм дизель ягулыгына иң югары бәяләр Түбән Новгородта теркәлгән, ә АИ-95 – Уфада.