Сөт продуктлары очсызланды

Яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре исә үсешен дәвам итә
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Сөт продуктлары очсызлана, ә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсүен дәвам итә. Узган атнада Казанның кулланучылар базарындагы бәяләр үзгәрешен кыскача әнә шулай сурәтләп булыр иде.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, соңгы бер атнада каймак бәясе уртача 5,1 процентка, пастеризацияләнгән сөтнеке - 1,6-1,7 процентка төшкән. Аларның арзанаюы җитештерүчеләрнең кайбер төр сөт продуктларын сатып җибәрү бәяләрен киметүенә бәйле. Болардан тыш, узган атнада йомырка белән сыр очсызлануын дәвам иткән. Бу төр продуктларда бәяләр үзгәреше 1,7 проценттан 3,3 процентка кадәр. Катырылган балык белән көнбагыш маеның да 0,2-0,4 процентка булса да арзанаюы күзгә ташлана.

Аның каравы бер атна эчендә кәбестә якынча 16 процентка, кишер - 6,7 процентка кыйммәтләнгән. Алма бәясе 2,5, бәрәңгенеке - 0,5 процентка күтәрелгән. Башка төр туклану продуктларыннан, шикәр комының - 1,4, тавык ите һәм казылыкның 0,4-0,8 процентка кыйммәтләнүе сизелә.