news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Мәскәү–Казан юлын Екатеринбургка кадәр озынайтырга һәм өч елда төзергә кушты

Трасса республиканың биш районы территориясе аша уза, Татарстанда автомагистраль юлының гомуми озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү-Казан тиз йөрешле трассасын Екатеринбургка кадәр озайтырга һәм аны өч ел эчендә төзеп бетерергә кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы Федераль Җыенга еллык Юлламасында әйтте.

«Илкүләм байлык фондыннан терәк магистральләргә акча бүлеп бирәчәкбез. Барыннан да элек, Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистраль төзелешен тизләтергә һәм, моннан тыш, аны Екатеринбургка кадәр озайтырга кирәк», — диде Россия Президенты.

Аның сүзләренчә, 2024 елда, гамәлдәге Мәскәү-Санкт-Петербург трассасын һәм Үзәк боҗра автоюлын исәпкә алып, Балтыйк буенна алып Уралга кадәр бөтен Европа аша тиз йөрешле автотранспорт хәрәкәте имин булачак.

«Әмма соңгы нокталарны үзара бәйләү генә җитми. Әлбәттә, терәк инфраструктура кирәк, һичшиксез, ул үтә торган барлык территорияләрне үстерүне үз артыннан тартырга, аңардан заманча төбәк юллары сузылырга тиеш. Хәзер инфраструктура кредитлары хисабына федерация субъектлары мондый төзелеш темпларын арттыра алачак», — дип искәртте Путин.

Ул шулай ук федераль һәм төбәк магистральләренең «гражданнар, бизнес һәм территорияләр мәнфәгатьләрендә бердәм система» буларак эшләргә тиешлеген әйтте. «Илкүләм байлык фондының инфраструктура кредитлары һәм ресурслары Россиянең барлык төбәкләренә дә эшләячәк», — дип тәмамлады сүзен дәүләт башлыгы.

729 километр озынлыктагы Мәскәү-Казан тиз йөрешле М12 автомобиль юлы төзелеше сигез этапка бүленгән. Татарстанга җиденче һәм сигезенче этаплар туры килә. Трасса республиканың биш районы территориясе аша узачак. Татарстанда автомагистраль юлының гомуми озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100