Татарстанның Ford Sollers заводы 653 ашыгыч ярдәм машинасы эшләү өчен заказ алды

Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен, яңа коронавирус инфекциясе таралуның аяныч нәтиҗәләренә каршы көрәшү максатыннан, Россия Федерациясенең 67 төбәгенә озату күздә тотыла.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Ford Sollers заводы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Ford Transit микроавтобусы базасында 653 ашыгыч ярдәм машинасы эшләп чыгару өчен заказ алды. Машиналарның беренче партиясе апрель ахырына кадәр озатылачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен, яңа коронавирус инфекциясе таралуның аяныч нәтиҗәләренә каршы көрәшү максатыннан, Россия Федерациясенең 67 төбәгенә озату күздә тотыла», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Ford Transit ашыгыч ярдәм машиналарына реанимация җиһазлары, шул исәптән үпкәгә ясалма вентиляция ясый торган аппаратлар урнаштырылган.

Ford Sollers компаниясе 13 апрельдә Алабугада автомобиль заводының җыю конвейерын эшләтеп җибәрде, анда Ford Transit коммерция автомобильләрен җыялар. Җитештерү барышында Роспотребнадзорның Covid-19 коронавирус инфекциясен кисәтүгә бәйле барлык таләпләре дә үтәлә.

Заводка керү урынында эшчеләрнең тән температурасын үлчиләр, көн дәвамында эш урынында да хезмәткәрләрнең сәламәтлеге контрольдә тотыла.