ТР Премьер–министры Казан сыра кайнату заводында яңа линияне ачуда катнашты

Завод республика һәм Казанның бюджет хасил итүче предприятиеләреннән берсе санала
(Казан, 21 апрель, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанның «Efes» сыра кайнату заводында яңа линия ачылды. Әлеге чарада ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, «Efes Beer Group» директоры Алехандро Хименес, «Efes» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Тугрул Агырбаш катнашты.
«Efes» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Тугрул Агырбаш хәбәр иткәнчә, быел «Efes Beer Group» компаниясенең Россиядә үзенең тәүге производствосын ачуына 10 ел тула. “10 ел эчендә без җитештерү куәтләрен 400 тапкыр диярлек арттырдык. Безнең базардагы өлеш нульдән 10 процентка кадәр үсте”, – дип ассызыклады Тугрул Агырбаш.
Соңгы өч елда «Efes» компаниясе Казанга 332 миллион доллар инвестиция керткән. “Бүгенге көндә 610 хезмәткәр эшли торган Казан сыра кайнату заводы «Efes» компанияләр төркеме системасында иң эре сыра кайнату компаниясе санала. 2008 елда, әлеге уңай үзгәрешләр кысаларында, өченче линияне эшләтеп җибәрергә карар кылдык. Моның өчен 7,5 миллион евро күләмендә инвестиция кертелде. Бу безгә ай саен өстәмә рәвештә 20 миллион литр продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде «Efes» компаниясенең Россиядәге генераль директоры.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Казан сыра кайнату заводының тарихы бирегә бертуган Хәйруллиннарның милекчеләр сыйфатында килүеннән башланып китә. Алар заводка ныклы нигез сала. Бертуган Хәйруллиннар, бизнесларын сатып, лаеклы милекчене таба, ул бүгенге көндә Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда уңышлы брендларның берсе санала. “Сезнең предприятие – республика һәм Казанның бюджет хасил итүче предприятиеләреннән берсе. Без сезнең инвестиция һәм эшкуарлык буенча барлык башлангычларыгызны тулысынча хуплыйбыз. «Efes» төркеменең Казандагы мәйданчыгы Россиядә генә түгел, ә Ауропада үзенең күләмнәре буенча икенче урында тора. Безнең төп бурыч – әлеге мәйданчыкны беренче урынга чыгару. Без моны уртак тырышлык белән эшли алабыз. Үз чиратында, республика җитәкчелеге сезнең барлык башлангычларыгызны хуплаячак. Әлеге линия сыраны күбрәк җитештерергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Премьер–министры «Efes» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Тугрул Агырбашка Рәхмәт хаты тапшырды.