news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2020 елда хезмәт хакының иң зур үсеше көтелә торган төбәкләр исәбенә керде

РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университеты макроикътисади фаразларны яңартты.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан 2020 елда реаль хезмәт хакының иң зур үсеше көтелгән Россия төбәкләре исәбенә керде. Ул РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының яңартылган макроикътисади фаразларыннан күренә. Бу турыда «Российская газета» яза.

Татарстаннан тыш, агымдагы елда реаль хезмәт хакы Саха Республикасында (Якутия), Ленинград һәм Пенза өлкәләрендә, Ямал-Ненец автономияле округында артырга тиеш, ди белгечләр.

Белгечләр Приморье краенда, Новосибирск, Самара һәм Свердловск өлкәләрендә, Карелия Республикасында хезмәт хакының иң аз үсешен фаразлый.

Ил буенча уртача реаль хезмәт хакы 2,5 процентка артырга тиеш. 2019 елда 2,4 процентка арттырганнар иде. «Шул ук вакытта реаль керемнәр (аларда хезмәт хакы бары тик бер өлешен генә тәшкил итә) бик аз артачак», — ди тикшеренүчеләр.

Галимнәр бу нәтиҗәләрне 2019 ел ахырында һәм 2020 ел башында җыелган халыкның кәефе турындагы яңа мәгълүматларны исәпкә алып, математик модельләштерү барышында алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100