Баулы районы – нефтьле, әмма икътисадның башка юнәлешләрен дә үстерү зарур - А.Песошин

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Баулы районы Советы сессиясендә катнашты

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Баулыда муниципаль район Советының 2013 ел социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты.

Утырыш башланганчы, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре өчен Баулы шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү хуҗалыклары объектлары буенча экскурсия оештырылды.

Алексей Песошин һәм башка кунаклар Баулы эшмәкәрләре продукцияләре тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.

Баулы муниципаль районы Советы утырышы көн үзәгенә район башлыгы Альберт Хәбибуллинның муниципалитетның 2013 ел социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган хисабы куелган иде.

Альберт Хәбибуллин, узган ел тулаем төбәк продукты 2,2 процентка арткан һәм 20,3 млрд сум тәшкил иткән, нефть сәнәгате өлеше 64,9 процент тәшкил иткән. Сәнәгать үсешенә кече предприятиеләр дә үз өлешен кертә.
Уртача айлык хезмәт хакы 19,2 процентка арткан һәм 23814 сум тәшкил иткән. Бу күрсәткечләр буенча файдалы казылмалар табышы өлкәсе лидер булып кала.

2013 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 3,3 млрд сум булган һәм 11 процентка арткан. Хәзерге вакытта 1 мең кешегә 630,5 кв метр туры килә - бу республика нормативыннан артык.

2013 ел нәтиҗәләре буенча Баулы муниципаль районының барлык төр бюджетлары бергә үз салымнары һәм салым булмаган керемнәре 98 процент тәшкил иткән. 2012 ел белән чагыштырганда, үз керемнәре үсеше 109 процентка тигез.

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин утырышта катнашучыларны республика икътисадындагы вазгыять белән таныштырды. Ул республикада гамәлгә куела торган программалар турында сөйләде.

“Баулы районы – нефтьле һәм сезнең 2 нефть чыгаручы предприятиегез икътисадка сизелерлек өлеш кертә, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин районда яшәүчеләргә. – Әмма икътисадның башка юнәлешләрен, бигрәк тә кече бизнесны үстерү зарур. Баулы районында тулаем территориаль продуктында кече эшмәкәрлекнең өлеше бары тик 9,6 процент кына тәкшил итә. Бу аз. Үсеш алу юлларын табу зарур, Лизинг-грант” программасы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын, крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү өчен каралган программаларны киңрәк файдалану кирәк”.

Утырыш ахырында Алексей Песошин муниципаль хезмәт ветераны Румия Шафиковага “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерү өчен” медале һәм “Кызыл Яр” ҖЧҖ директоры Фәрит Фәтхетдиновка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу хакта Баулының “Слава труду” газетасы хәбәр итә.