Азнакай районына булган куәтен рациональ файдалану зарур – Алексей Песошин

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы А.Песошин Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты

  (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Бүген Азнакайга эш визиты вакытында Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин муниципаль район Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары турында сүз барды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Соңгы елларда район тотрыклы үсештә: халыкның ялын оештыру, социаль, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрен үстерүгә аеруча игътибар бирелә. Хисап чорында 24 мең кв.метр гомуми мәйдан торак төзелеп, план 100 процентка үтәлгән. Яңа төзелешләргә, юллар ремонтына, аларны карап тотуга, төзекләндерүгә 50 млн. сумнан артык акча тотылган.

2012-2013 елларда “Чиста су” программасы буенча республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында су челтәренә барысы 80 млн. сумлык реконструкция үткәрелгән.

Әле кайчан гына ярым җимерек хәлдә утырган элеккеге “Восток” кинотеатры хәзер бөтенләй яңа төсмер ала, дөресрәге, аның урынында мәһабәт бина калкып килә. 300 миллион сумга төшкән яңа төзелеш 4041,52 кв.метр мәйдан били. Биредә 291 кешелек 3 кинозал, 60 урынлы кафе һәм бик күп сәүдә урыннары булачак. Бүген төзү-бизәү эшләре тулы куәтенә бара. Үзәк июнь аенда ачылырдип көтелә.

Былтыр 3 июньдә Азнакайның, нигездә, яшь гаиләләр яшәгән яңа микрорайонында “Тамчыкай” 19 нчы балалар бакчасы ачылган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнгән әлеге учреждение 2 катлы заманча бинада урнашкан. Биредә 1 яшьтән 7 яшькәчә сабыйлар өчен 7 төркем эшли. Бакчага барысы 183 бала йөри. Мәктәпкәчә учреждениедә балалар яхшы тәрбия, бар яклап үсеш алсын, физик яктан чыныксын өчен, чаралар комплексы эшләнгән, музыка һәм физкультура заллары иркен, уңайлы. Татар телен өйрәтүне төп максатларның берсе итеп куйганнар. Психологның булуын да бик кирәк санаганнар. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен бассейн, саф һавада шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар булдырылган. Яңа микрорайнда шундый заманча бакча ачылу шәһәрдә балалар бакчалары белән тәэмин ителеш проблемасын чишү мөмкинлеге биргән.

Шулай ук узган җәйдә ачылган “Яшьләр бакчасы” нибары берничә ай эчендә эшләнгән: 3 гектар мәйданлы ял итү урыны балалар өчен уен мәйданчыклары, заманча бизәлеше, кече архитектура үрнәкләре, спорт конструкцияләре, декоратив нәкышьләре белән үзенә җәлеп итә. Ул сабыйларның, яшьләрнең иң яраткан урынына әверелгән. Яңа гаилә коручы парлар биредә туй көнне килеп аны хозур кыла. Яңа микрорайонда яшәүчеләр белән күптөрле спорт, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр уздырыла.

Республиканың даими үсештәге Азнакай районы авыл хуҗалыгы тармагы буенча иң алдынгылар рәтенә күтәрелеп, районның элеккеге яуланган даны кире кайткан.

Авыл хуҗалыгы - Азнакай районы икътисадының өстенлекле секторы. 2013 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тармакның бар юнәлешендә дә югары уңышларга ирешелгән.

Район аграрийлары узган ел 1 млрд. 804 млн. сумлык тулаем продукция җитештергән.

1 млрд. 176 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Республика икмәгенә иң зур өлешне азнакайлылар керткән санала. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы 135 мең тоннадан арткан, гектарыннан уңыш – 26 центнер. Бу – 2013 елда республика буенча иң яхшы күрсәткеч.

Терлекчелекне үстерүгә җитди игътибар бирелә. Малларның баш саны елдан-ел арта. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2014 ел башына 24 мең 393 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 573 терлеккә күбрәк. Сөт җитештерү 7 процентка, ит җитештерү 13 процентка арткан.

Актүбә бистәсендә “Союз-Агро” ҖЧҖ көче белән 3,8 мең баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы сафка бастырылып килә. Әлеге ачылачак мега-ферма 96 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирә. Аның 1 мең баш малга исәпләнгән беренче бүлеген быел ачу планлаштырыла.

Хәзерге вакытта районда 25 гаилә фермасы бар. Агросәнәгать комплексында продукция җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның да зур өлеше керә: эре мөгезле терлекнең баш саны 1 меңгә арткан. Хуҗалык утарларында җәмгысе 12 мең 560 тонна сөт, 654 тонна ит җитештерелгән.

Эшмәкәрлек җирлектә киң колач алып, бюджетка иң ышанычлы, тотрыклы салым кертү өлкәсе булып тора. Кече һәм урта бизнестан кергән салым 2013 елда 21 процент (2012дә –17 процент) тәшкил итте. Хисап чорында төрле дәрәҗә бюджетларга барлыгы 258 миллион сум акча кергән.

Алексей Песошин исә республиканың 2013 елда социаль-икътисади үсеше хакында шәрехләп, төбәк үсешенә Азнакай муниципаль районының өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Ул сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә күзәтелгән уңай үзгәрешләргә тукталды. ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы А.Песошин билгеләп үткәнчә, республиканың төп максат-бурычларының берсе – агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү.

Татарстан муниципаль берәмлекләрендә тышкы яктырту системасын җәелдерү буенча озак вакытка каралган максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында районга 5 млн. сум акча биреләчәк, дип хәбәр итте А.Песошин.

Ул районда кече һәм урта бизнесның үсешенең уңай тенденциясен ассызыклады һәм “Лизинг-грант” программасында активрак катнашырга өндәде.

Шулай ук А.Песошин мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге өстенлекле максатлар турында сөйләде: “Азнакайда билгеләнгән планнарны уңышлы тормышка ашыру, халыкының тормышын яхшырту өчен ресурслар бар. Азнакай районына булган куәтен рациональ файдалану зарур”, - диде.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы А.Песошин республика үсешенә өлеш керткән азнакайлыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге муниципаль районның төрле тармакларының хезмәттә аерылып торганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды, дип белдерә Азнакай муниципаль районы Советы матбугат хезмәте.