Республиканың ике фонды ябылган

Республиканың ике фонды ябылган

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республиканың кече эшмәкәрлеккә теләктәшлек фонды һәм Татарстан Республикасының бюджеттан тыш гомумтармак, тармакара фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре фонды ябылган.

Күптән түгел оештырылган ТР Инвестиция-венчур фондына элек республика бюджетыннан кредит өчен банкның процент ставкасы өлешен түләү өчен бирелә торган субсидияләр бирү бурычы йөкләнгән. Сүз икътисад юнәлешендә файдалы инвестицион проектларны гамәлгә кую өчен акча җәлеп итүче предприятиеләргә теләктәшлек итү турында бара.