Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Бу яңалык Лениногорск районы һәм шәһәрендә 19 мең 685 эшләмәүче пенсионерга кагылган.

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 3,7%ка артты, дип хәбәр итә Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе. Индексациядән соң ул аена 4 982,9 сум тәшкил итә.

Лениногорск районы һәм шәһәрендә бу яңалык 19 мең 685 эшләмәүче пенсионерга кагылды, дип җиткерә "Заман сулышы" сайты. 

"Быелның 1 апреленнән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга пенсия  4,1% артачак. Августта Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның страховоой пенсияләренә корректировка үткәрәчәк. Быелның 1 февралендә федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен түләнә торганның (ЕДВ) күләме индексацияләнә", - дип язылган әлеге хәбәрдә.