Казан мотор төзү берләшмәсендә конструкторлык хезмәте төзелде

Яңа бүлек тиздән проектлау эшләрен башлап җибәрергә ниятли
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖ агымдагы ел башында яңа – Баш конструктор бүлеге ачылды. Предприятиенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, бүлек белән моңарчы «Н.Кузнецов исемендәге Самара фәнни-техник комплексы» ААҖ баш конструкторы вазифасын башкарган Андрей Маркушин җитәкчелек итә. Казан предприятиесендәге конструкторлык хезмәте якын араларда исәп-хисап үзәге төзеп, газ турбиналары двигательләренең яңа узелларын проектлау эшен башлап җибәрергә ниятли.