^Татарстанның сөт компаниясе үз бизнесына “су куша”

^Татарстанның сөт компаниясе үз бизнесына “су куша”

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татарстан сөте” ААҖ Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә агызып сатыла торган су киосклары челтәрен төзергә ниятли. Бу инициативага махсус карары белән ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлек итә.

Анда кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Территориаль идарәсенә “Татарстан сөте” нә эчәргә яраклы су сыйфатына һәм үзәкләштерелмәгән су белән тәэмин итү чыганакларына куела торган таләпләрне үтәү өчен шартлар тудырырга ярдәм итү йөкләнә. Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама хакимиятләренә су киоскларын урнаштыру өчен җир мәйданнары бүлеп бирергә кушылган. Әлеге инициативага кешеләрне сыйфатлы су белән тәэмин итү һәм шулай ук химия производстволарында аварияләр булган очракта өстәмә резерв төзү максатыннан теләктәшлек ителә.