Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында торак базарын үстерү турында киңәшмә үткәрә

2019 елның 1 июленнән Россиянең барлык төзелеш компанияләре өлешле торак төзелешен финанслауда яңа кагыйдәләргә күчә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Россия Дәүләт Советында торак базарын үстерү турында киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә башка мәсьәләләр белән беррәттән өлешләп төзүне эскроу-счетлар кулланып финанслауның яңа механизмнары хакында да фикер алышачаклар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы эшче төркеме җитәкчесе сыйфатында Мәскәүдә торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрә», - диде Галимова.

  • Дәүләт Советы эшче төркеме составына РФ Президенты Администрациясе вәкилләре, федераль министрлар һәм төбәк башлыклары керә.

«Рөстәм Миңнеханов әлеге эшче төркемне җитәкли һәм иртәгә киңәшмәнең модераторы булачак. Анда торак төзелешен финанслау механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар. Киңәшмәдә сүз ипотека кредиты буенча ставкаларны киметү, алданган өлешчеләр проблемасы һәм эскроу-счетлар кулланып финанслауга (моңарчы күпфатирлы йортлар төзү өчен акча гражданнардан турыдан-туры җәлеп ителә иде) күчү кебек темалар күтәреләчәк», - дип ачыклык кертте Казан Кремле вәкиле.