ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Алтай крае арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикерләштеләр

Татарстанга Алтай крае делегациясе эш визиты белән килде

 (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанга эш сәфәре белән килгән Алтай крае делегациясе белән очрашты.
Очрашуда ТР белән Алтай краеның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителде, төбәкара хезмәттәшлек, шулай ук сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Алтай крае Татарстанны ышанычлы сәүдә-икътисади партнеры булып тора, дип билгеләп үтте Равил Зарипов. 2012 елда төбәкара тауар әйләнеше 2,5 млрд сум тәшкил иткән. Алтай крае предприятиеләре белән ТР ның күп кенә эре предприятиеләре хезмәттәшлек итә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте, Татарстанда ачылган индустриаль мәйданчыклар турында сөйләде һәм ике яклы хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләрне билгеләде.
Р.Зарипов андый юнәлешләрнең берсе буларак республикада җитештерелгән машина төзелеше, автомобиль төзелеше, химия һәм нефть химиясе продукциясе, дарулар һәм медицина материалларын сату күләмен арттыру, шулай ук туризм өлкәсендә кооперацион элемтәләрне үстерүне атады.
Алтай краеның халыкара һәм төбәкара элемтәләр тәэмин итү идарәсенең җитәкчесе Александр Жилин: “Татарстан – Россиянең лидер төбәкләренең берсе. Республика Алтай краеның стратегик партнеры булып тора. Төбәкнең хуҗалык алып баручы субъектлары Татарстан предприятиеләре һәм компанияләре белән сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту белән кызыксына”, - дип ассызыклады.
Алтай крае делегациясе республикага сәфәрләре кысаларында агросәнәгать паркында, IT–паркта булды, Татарстан инновацион мәйданчыклар эше һәм инновацияләр үсеше белән таныштылар. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да очрашу узды.