Песошин Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы белән очрашты

Алар Татарстанда берничә инвестицион проект турында фикер алышты.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Әңгәмәдәшләр агымдагы эшләр турында фикер алышты һәм республика территориясендә компания инвестпроектларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне карады.Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.