РФ Президенты карамагындагы Икътисадны модернизацияләүдә гражданнар катнашы буенча даими комиссиясе Казанда Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

Республика казанышлары турында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев бәян итә

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Хәзерге вакытта Казан ратушасында РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советының Икътисадны модернизацияләүдә гражданнар катнашы буенча даими комиссиясе күчмә утырышы уздырыла.

Аерым алганда, көннең беренче яртысында “Инновацион икътисад үсеше факторы буларак хакимиятнең, гражданлык җәмгыятенең һәм кече бизнесның багланышы” темасына әлеге даими комиссиянең киңәйтелгән пленар утырышы була. Анда исә РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, эшмәкәрлек һәм тармак иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән бергә ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Җәмәгать палатасы һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары карамагындагы эшмәкәрләр иҗтимагый советлары әгъзалары, шулай ук хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары җитәкчеләре катнаша.

Көннең икенче яртысында сөйләшү 3 төркемгә бүлеп оештырыла.

Югарыда әйтелгән даими комиссия рәисе Евгений Ясин модератор һәм модератордашы ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов булган беренче төркем хакимият һәм кече бизнес; хакимият һәм кече бизнес багланышы формалары һәм мәйданчыклар; төбәкләр һәм муниципалитетлар тәҗрибәсе турында фикерләшә.

Гражданлык җәмгыяте һәм бизнес; гражданлык җәмгыяте һәм кече бизнес багланышы: максат, социаль җаваплылык һәм тәэсир итү чаралар - икенче төркем шул хакта сүз алып барачак. Утырыш модераторы – даими комиссия әгъзасы Ирина Хакамада, модератордашы – ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская.

Даими комиссия әгъзасы Сергей Воробьев җитәкчелегендә эшләячәк өченче төркем эшмәкәрлек үсешендә дәүләтнең роле һәм кече бизнеска булышуда дәүләт ярдәме турында сөйләшәчәк. Аның эшендә модератордаш буларак ТР икътисад министры Артем Здуновның катнашуы көтелә.