news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горький тимер юллары җитәкчесе итеп Сергей Дорофеевский билгеләнде

Сергей Дорофеевский 2018 елның февраленнән бирле «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Октябрьский тимер юллары башлыгының беренче урынбасары була.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Горький тимер юлларына яңа җитәкче итеп Сергей Дорофеевский билгеләнде.

Горький тимер юлларының элеккеге башлыгы вазифасын башкарган Анатолий Лесун Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә үз вазифасыннан китте, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«Бүген Россия тимер юллары генераль директоры — идарә рәисе Олег Белозеров Горький тимер юлларының җитәкчелек составына магистральнең яңа башлыгы Сергей Дорофеевскийны тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.

Сергей Дорофеевский 2018 елның февраленнән һәм хәзерге вакытка кадәр «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы — Октябрьский тимер юллары башлыгының беренче урынбасары була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100