news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада көнбагыш маеның бәясе кискен артты

Атнаның беренче яртысында майга экспорт бәяләре үскән.

Узган атнада көнбагыш маеның бәясе кискен артты
Михаил Захаров

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер атна эчендә көнбагыш маеның бер тоннасы 74 175 сумга кадәр артты, әле күптән генә аның тоннасы 71 мең сум тәшкил итә иде. Бу хакта ТАСС агентлыгы аграр базарны өйрәнә торган «Совэкон» компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

«Узган атнада көнбагыш маеның бәясе кисәк күтәрелде. Уртача котировкалар бер тоннасы 74 175 сум күләмендәге яңа рекордка кадәр 6,6 процентта ныгыды (EXW Россиянең Европа өлеше, өстәмә кыйммәткә салымнан)», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук көнбагыш бәясе дә 4,66 процентка (бер тоннасы 30,875 мең сумга кадәр) кыйммәтләнде.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, атнаның беренче яртысында дөньяда май комплексы актив үсү фонында майга экспорт бәяләре күтәрелү нәтиҗәсендә котировкалар арткан.

«Интертат» сайтында Апас районындагы «АгроАктив» хуҗалыгы кырларында быел 515 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр, дип хәбәр иткән идек. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин интервьюда уңышның мул булуы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100