news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дубай инвестиция форумында катнашучыларны Татарстанга чакырды

ТР Президенты дөньяда иң зурлардан саналган инвестиция форумында катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Рөстәм Миңнеханов Дубай инвестиция форумында катнашучыларны Татарстанга чакырды

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан – Россиянең әйдәп баручы инновацион төбәкләреннән берсе, республикада инвесторлар өчен нәтиҗәле инфраструктура булдырылган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай инвестиция форумында катнашучыларга юлланган видеокотлавында шулай дип белдерде.

«Республикабызда инвесторлар өчен махсус икътисади зоналар, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре, технопарклар, сәнәгать парклары, бизнес-инкубаторлар, технополисларның ишекләре ачык. Салым, таможня һәм коммерция ташламалары булдырылган. Безнең инвесторлар кадрлар, куәтле чимал базасы һәм уңайлы инфраструктура белән тәэмин ителгән», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Дубай форумында катнашучылар Татарстанда үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: Kazan Summit» халыкара икътисади саммиты белән дә таныш. «Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, безнең республика хезмәттәшлек өчен ачык. Безнең тәҗрибә һәм потенциал белән шәхсән танышу өчен сезне Татарстанга чакырам», - дип искәртте Миңнеханов.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан Дубай форумында аңа нигез салынганнан алып – 2011 елдан бирле катнаша. «Бу республиканың инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән үзара тәҗрибә алмашу, яңа элемтәләрне җайга салу өчен менә дигән мәйданчык», - дигән фикерләре белән уртаклашты ТР Президенты.

Бүген Дубайда традицион инвестицион форум ачылды. Ул быел коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион форматта уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100