Төркия Россиягә помидор кертүне чикләү белән канәгать түгел

Анталья Россиягә помидор кертүнең 70-80 процентын тәэмин итә.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре төрек помидорларын кертү өчен лицензия Россиянең бары тик дүрт оешмасына гына бирелүе белән канәгать түгел. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Көнбатыш Урта диңгез экспортерлары берлегенең идарә башлыгы Мостафа Сатыджи белдерүенчә, Төркиядән помидор кертү мөмкинлеген чикләгән Россия ягының позияциясен кабул итеп булмый.

Аның сүзләренчә, Анталья Россиягә помидор кертүнең 70-80 процентын тәэмин итә, шул ук вакытта Антальядан экспорт өчен продукциягә лицензия Россиянең бары тик бер оешмасына гына бирелгән.

«Агымдагы елның сигез аенда Антальядән помидор экспорты 90 миллион долларга якын булган, 21 миллион долларлык помидор Беларуська җибәрелгән», - диде Сатыджи. Анталья фермерлары дөньяның 46 иленә помидор кертә.

Россия энергетика министры Александр Новак агымдагы елның декабреннән помидор кертү буенча Россия һәм Төркия килешүгә ирешкәнлеген хәбәр иткән иде. Россиянең дүрт оешмасына Төркиядән 50 мең тонна томат кертүгә лицензия бирелгән.