Төркия Татарстанда автомобиль сәнәгатенә инвестицияләр салуда ашыгырга тели

Казанда автокомпонентлар сәнәгате кластерын инновацион үстерүгә багышланган Россия-Төркия форумы ачылды

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда Россиядә автокомпонент сәнәгате кластерының инновацион үсеш стратегиясенә багышланган Россия-Төркия форумы эшли башлады. Форум автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү, потенциаль төрек инвесторларын автокомпонентлар производствосын Россия һәм Татарстан территориясенә урнаштырырга җәлеп итү максатына хезмәт итә.
Халыкара җыенда 300 дән артык делегат катнаша. Төркия ягын дөньякүләм танылу алган 26 компания вәкиле тәкъдим итә. Бүген “Корстон”да форумның ачылышы һәм пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дементьев, Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин, Төркиянең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры Әхмәт Йакыҗы катнашты.
“Төркия белән Россия арасындагы хезмәттәшлек динамик үсештә. Бүген бурыч – ике арадагы бу партнерлыкны максималь рәвештә конкрет эшләр белән тулыландыру, икътисади-сәүдә багланышларын диверсификацияләү”. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, Икътисади-сәүдә хезмәттәшлеге буенча Россия-Төркия катнаш Хөкүмәтара комиссиясенең Россия ягыннан рәисе Игорь Сечинның форум делегатларына юлланган сәламләвендә әнә шуңа басым ясала. Аны залга РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев укып ирештерде. Игорь Сечин фикеренчә, дөнья күләмендә танылу алган автомобиль җитештерүче компанияләрненең Россиядә активлашуы илнең автомобиль төзелешенә сизелерлек йогынты ясый. Автомобильләр җыю производстволарының бергә туплануы автокомпонентлар җитештерү бизнесы үсеше өчен җирлек бирә. Россия предприятиеләре бүген чит ил компанияләрен автокомпонентлар белән тәэмин итүгә шанс алды, шул рәвешле, алар дөньяның җитештерү-технологик, кооперация элемтәләре системасына лаеклы рәвештә керешеп китә. “Форум Россия-Төрек бизнес җәмәгатьчелегенең ышанычлы диалогына ярдәм итәр, автокомпонентлар производствосы өлкәсендә яңа проектлар һәм инициативаларга мөмкинлек ачар”, дигән ышаныч белдерә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары.
Форумда катнашучыларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, форумны уздыру урыны итеп Татарстан башкаласының сайлануы бик сөенечле. Дистә еллык тарихы булган һәм Россиядә әйдәп баручы ролен үтәгән куәтле автомобиль заводлары нәкъ менә республикада урнашкан. Моннан тыш, соңгы елларда тармакта “СОЛЛЕРС-Чаллы”, “СОЛЛЕРС-Алабуга” кебек яңа предприятиеләр дә барлыкка килде. “Бүген республикада автомобиль төзелешенә караган һәр предприятиенең тотрыклы позициядә булуы мөһим. “КАМАЗ” ААҖ бүген дөньяның әйдәп баручы йөк автомобильләре җитештерүчеләре арасында 11 нче , ә дизель автомобильләре чыгару күләме буенча 8 нче урында. Быел компаниянең җитештерү һәм сату күләмнәре узган елга караганда 10 проценттан артыгракка үсте”, -дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. Аның искәртүенчә, “КАМАЗ” хәзер Алманиянең “Даймлер” компаниясе белән уңышлы гына уртак проектлар тормышка ашыра, дөнья күләмендә танылган автокомпонкентлар җитештерүче компанияләр белән дә хезмәттәшлек итә. “Автогигант кебек традицион җитештерүчеләрнең генә түгел, яңа компанияләрнең дә Татарстанның автопроизводство кластерында актив катнашуы мөһим. Боларның барысы да республикада автокомпонентлар җитештерүне үстерү өчен ныклы база бирә”, -ди Илдар Халиков. Премьер-министр фикеренчә, тармактагы вәзгыятьне бары бу предприятиеләрнең техник, технология базасын модернизацияләгәндә генә тамырдан үзгәртү мөмкин. Аның белдерүенчә, Казандагы бу очрашуда күтәрелә торган барлык мәсьәләләр илдә машина төзелешен модернизацияләү ягыннан бик актуаль. Шул ук вакытта Россия һәм Төркия бизнесы өчен мөмкинлекләрен Татарстанда реализацияләү юллары да ачылыр, дип ассызыклады ул.
Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин да бу фикерләрне куәтләде. Форум Төркия Хөкүмәтенең Россия, аның төбәкләре белән сәяси-икътисади өлкәдә нәтиҗәле элемтәләрен үстерер, дигән ышаныч белдерде ул. Аынң ассызыклавынча, Татарстан Россиядә автомобиль төзелеше секторында мөһим урын алып тора. Башка илләрнең республикага автомобиль сәнәгате өлкәсендә актив инвестицияләр салу шартларында ул, бу мөнәсәбәтләрне үстерүдә Төркиягә дә ашыгырга кирәк дип искәртә. Италиянең “Фиат” компаниясе Татарстанга 2,4 млрд. доллар капитал салырга ниятли, Алманиянең “Даймлер” компаниясе дә Татарстанга җитди инвестицияләр салырга планлаштыра. Инде бу өлкәдә конкуренция формалашкан. Хәзер Татарстанга инвестицияләр салуда кем өлгеррәк дигән принцип хөкем сөрә. Төркия этник, мәдәният, тел ягыннан Татарстанга якынрак. Шуңа күрә инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекне дә без тизрәк үстерергә өметләнәбез”, -ди ул.
Иртәгә форум кысаларында “Идел буенда һәм Үзәк Россиядә автомобиль кластеры”, “Кластерны үстерү стратегиясе”, “Россия автомобиль базарында инвестиция мөмкинлекләре” дигән панель дискуссияләрендә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләренең тәҗрибәсе җентекләп өйрәнеләчәк. Программада Россия һәм Төркия бизнесы вәкилләренең адреслы очрашулары аерым урын алган. 22 октябрьдә форум делегатлары “Алабуга” МИЗ да, “Соллерс-Алабуга”, “АлАз”, “КАМАЗ” җәмгыятьләрендә, “Мастер” КАма индустриаль паркында булачак. Шушы ук көнне “АлАз” белән “Cukurova Makina Imalat ve Ticaret” акционерлык җәмгыятьләре арасында экскаваторлар җитештерү буенча хезмәттшлек килешүе имзаланыр дип көтелә.