Стратегияне гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе Россиядә сатыла торган автомобильләрнең 80 процентка кадәр өлешен илдә җитештерү булырга тиеш

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дементьев “2020 елга кадәр Россиядә автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясе” хакында чыгыш ясады

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”. Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның апреленнән Россиянең автомобильләр базарында сизелерлек үсеш күзәтелә. 2010 елның сентябреннән автомобильләр сату күләме, узган елның шул чорына караганда, 55 процентлык үсеш биргән. Узган 8 ай нәтиҗәләре буенча яңа автомобильләр базары үсеше 18 процент тәшкил итә. “Бу саннар Россиядә автомобильләр базарының кризистан чыгуы турында уйларга җирлек бирә”, - ди РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дементьев. Ул бу хакта бүген Россия-Төркия форумында ясаган чыгышында тукталды. Докладның темасы “2020 елга кадәр Россиядә автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясе” белән бәйле иде.
Министр урынбасары искәртүенчә, үсеш автомобильләрнең барлык сегментында күзәтелә. “2010 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча сатуда лидерлыкка чыккан 10 автомобильнең тугызы Россия территориясендә чыгарылган. Моңа илнең машина төзелеше предприятиеләренә сәнәгать сборкасы механизмын кертү буенча ярдәм чаралары нәтиҗәсендә ирешелде”, -ди Андрей Дементьев.
Аның искәртүенчә, 2009 елгы кризис тармакны үстерү приоритетларын яңадан карарга этәргән. Авыр чорда Хөкүмәт дәрәҗәсендә күрелә торган чараларның нәтиҗәле эшләргә сәләтле булуы да ачыкланган. Мәсәлән, тотылган чит ил автомобильләренә пошлинаны арттыру. Нәтиҗәсе күз алдында: Россиядә җитештерелгән автотранспорт чараларының сату күләмендәге өлеше сизелерлек арту. Җиңел коммерцияле автомобильләр базарында да шуңа охшаш хәл күзәтелә.
Йөк автомобильләрен сату базары да быел сизелерлек үсеш биргән. Үзебезнең җитештерүчеләр сату базарында өстенлеген саклап кала алган. Монда дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларны стимуллаштыру программасының роле зур, дип саный федераль министрлык җитәкчесе. Автобуслар базарында да шуңа охшаш хәл. Биредә сату күләмендә үзәк рольне төбәк автотранспорты паркын яңарту буенча федераль казнfдан каралган зур ярдәм уйный.
Министр урынбасары фикеренчә, илдә җиңел автомобильләр базарын җанландыруда утильләштерү программасының да ярдәме зур булган. Әлеге программа 2010 елның 9 аенда автомобильләр сату күләменең 20 проценттан да ким булмаган өлешен тәэмин иткән. Ә кайбер җитештерүчеләрнең сату күләмендә программаның өлеше 50 процентка җитә.
Андрей Дементьев ассызыклаганча, катлаулы шартларда узган 2009 ел 2020 елга кадәрге чорга Россиядә автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен әзерләү елы буларак әһәмиятле. “Кризис проблемаларны тулырак ачып, аларны хәл итү юлларын эзләргә этәрде. 2009 елда автомобиль сәнәгатенең тулай эчке продукттагы өлеше түбәнгә төште. Бу - җирле тәэмин итүчеләрнең бүгенге дәрәҗәсен күрергә, Россиянең глобаль автопромга интеграциясе проблемасын ачыграк аңларга ярдәм итте.
“Стратегиянең бурычы - төп кимчелекләрдән арыну”, -ди министр урынбасары. Аның сүзләренә караганда, әлеге стратегияне реализацияләүнең төп нәтиҗәсе Россиядә сатыла торган автомобильләрнең 80 процентка кадәр өлешен илдә җитештерү булырга тиеш. Шулай ук илдә булдырыла торган өстәмә кыйммәтнең өлеше бу вакытка кимендә 50 процент булырга тиеш дигән бурыч куела. Бу 2020 елга өстәмә кыйммәтне 4,5 тапкырга, автомобиль сәнәгатенең тулай эчке продукттагы өлешен ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Стратегиядә каралучы мөһим аспектларның тагын берсе автокомпонетлар белән тәэмин итүнең үсеше белән бәйле.