Илдә автокомпонент сәнәгате кластерының инновацион үсеше хакында Казанда фикерләшәчәкләр

Бүген Татарстан башкаласында Россия-Төркия Эшлекле форумы ачыла

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Россия-Төркия Эшлекле форумы ачыла. Халыкара җыен Россиядә автокомпонент сәнәгате кластерының инновацион үсеш стратегиясенә багышлана. Оештыручылар ышандыруынча, форум автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү, потенциаль төрек инвесторларын РФ һәм Татарстан территориясенә автокомпонетлар производствосын урнаштыруга җәлеп итү буенча фикерләшү мәйданына әйләнергә тиеш.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, форум эшендә 300 гә якын делегат катнашыр дип көтелә. Алар арасында Төркиянең ике дистәдән артык компаниясе вәкиле, Россиянең “КАМАЗ”, “АВТОВАЗ”, “ГАЗ төркеме”, “Sollers” кебек автомобиль сәнәгатендә әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, автокомпонентлар җитештерүчеләр булачак.
“Корстон”да узачак пленар утырышта Россиянең автомобильләр һәм автокомпонентлар бизнесы үсешенең илкүләм стратегиясе игълан ителәчәк, Махсус икътисади зоналар эшчәнлегенең аспектлары каралып, “Алабуга” МИЗ эш тәҗрибәсе һәм Самара өлкәсе территориясендә МИЗ үсеше, Ульяновски өлкәсендә автомобиль кластеры үсеше перспективалары, Россия автомобиль базарының потенциалы тикшереләчәк.
Форум кысаларында “Корстон”да автокомпонентлар җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмә дә оештырыла. Төркия делегациясенә Кама аръягында урнашкан автомобиль сәнәгате предприятиеләре – “КАМАЗ”, “АлАз”, “СОЛЛЕРС-Алабуга” җәмгыятьләре, “Алабуга” МИЗ, “Мастер” Кама индустриаль паркы хакында тулы мәгълүмат биреләчәк.
“Идел буенда һәм Үзәк Россиядә автомобиль кластеры”, “Кластерны үстерү стратегиясе”, “Россия автомобиль базарында инвестиция мөмкинлекләре” дигән панель дискуссияләрендә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләренең тәҗрибәсе җентекләп өйрәнеләчәк. Программада Россия һәм Төркия бизнесы вәкилләренең адреслы очрашулары аерым урын алган.