И.Халиков: “Форум кысаларында төрек компанияләре белән автомобиль төзелеше, автокомпонетлар җитештерү буенча күпсанлы килешүләр имзаланыр дип өметләнәбез”

Премьер-министр белдергәнчә, алар “КАМАЗ”кебек автогигантларга гына кагылып калмыйча, бүген Татарстан җирендә автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнүче кече компанияләргә дә кагылышлы булачак

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Казанда узучы Россия-Төркия форумы кысаларында төрек компанияләре белән автомобиль төзелеше, автокомпонетлар җитештерү буенча күпсанлы килешүләр имзаланыр дип өметләнәбез”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков форум ачылышыннан соң узган матбугат очрашуында аның Татарстан өчен әһәмиятен кыскача әнә шулай бәяләде.
Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, Татарстанда яңа автомобиль төзелеше сәнәгатен формалаштыру өчен бу форумда өйрәнерлек, тәҗрибә тупларлык шактый юнәлешләр бар. Ә инде Татарстан һәм Төркия компанияләре арасындагы конкрет килешүләргә килгәндә, Илдар Халиков сүзләренә караганда, алар “КАМАЗ”, “АлАз”, “СОЛЛЕРС” кебек автогигантларга гына кагылып калмыйча, бүген Татарстан җирендә автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнүче кече компанияләргә дә кагылышлы булачак.
Мөһим килешүләрнең берсе 22 октябрьдә Россия-Төркия форумы делегатларының “АлАз” ААҖ сәфәре вакытында имзаланыр дип көтелә. “АлАЗ” һәм “Чукурова Макина Ималат вә Тиҗәрәт” акционерлык җәмгыятьләре арасында имзаланачак хезмәттәшлек килешүе экскаваторлар җитештерүгә кагыла. Хезмәттәшлекнең беренче этабында Чукурова компаниясе “АлАз” га сынаулар уздыру, аларның кулланылыш һәм техник характеристикасын өйрәнү, кулланучыларга презентацияләү, персоналны анда эшләргә өйрәтү өчен дүрт йөк төягеч экскаватор җибәрә. Аларның барысы да яңа дизайнлы кабина белән җиһазландырылачак. “АлАз” Россиянең сәүдә күргәзмәләрендә катнашып, бу продукцияне ил базарына чыгаруга йөкләмә ала. Беренче этап нәтиҗәләре буенча, яклар мондый йөк төягеч экскаваторны икенче этапта “АлАз”да җитештерү хакында карар кабул итәчәк. Компонентлар белән өлешчә Чукурова компаниясе тәэмин итәчәк. Кирәкле компонентларның икенче бер өлеше Чукурова компаниясенең техник булышлыгында “АлАз”да җитештереләчәк.
Техник хезмәттәшлек, яңалыкларны куллану, сәүдә маркасын файдалану, техник документларны тапшыру, белгечләрне укыту буенча яклар аерым килешүләр төзиячәк.