news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең 1,6 миллиард сум бурычы гадиләштерелгән схема буенча кичереләчәк

50 меңнән 500 меңгә кадәр бурычы булган кешеләр судтан тыш банкротлаштыру турында гаризаны күпфункцияле үзәкләргә тапшыра ала.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә физик затларны банкротка чыгаруның гадиләштерелгән процедурасы буенча 1,6 миллиард сумнан артыграк бурыч кичереләчәк.

50 меңнән алып 500 меңгә кадәр бурычы булган кешеләр күпфункцияле үзәкләргә судтан тыш банкротлаштыру турында гариза тапшыра ала. Бу хакта Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры урынбасары Илья Торосовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Торосов бүгенгә 12 мең мөрәҗәгать кабул ителүен, аларның 5 меңе буенча уңай карар чыгарылуын әйтте. Банкротлаштыруга гариза биргән 2,5 мең кешегә карата процедура инде төгәлләнгән. Тагын 2,5 мең россияле ярты ел вакыт узганын көтә, аннары аларның бурычлары кичереләчәк.

Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы 1 миллион сумга кадәрге бурычларны коррекцияләү тәкъдим ителгән яңа закон проекты әзерләгән. Төп җаваплылык (мәсәлән, кредитлар буенча) элеккеге — 50 меңнән 500 меңгә кадәрге диапазонда кала, ә калган өлешне салым буенча түләнмәгән бурычлар тәшкил итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100