Төзелеш министрлыгы җылылык өчен тарифларны катларга бәйләп үзгәртүне кире какты

Бер йортта җылылык өчен төрле нормативлар билгеләргә мөмкинлек бирүче нигезләмәләр юк, диелә министрлык хәбәрендә.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Бер йортта җылылык өчен төрле нормативлар билгеләргә мөмкинлек бирүче нигезләмәләр юк. Бу хакта Россия Төзелеш Министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.

«Россиянең Төзелеш министрлыгы депутат Б.М.Гладкихка сылтама белән «Парламент газетасы» хәбәр иткән мәгълүматның дөреслеккә туры килүен кире кага. Бер йортта төрле нормативлар билгеләргә мөмкинлек бирүче нигезләмәләр юк», - диелә хәбәрдә.

Анда билгеләнгәнчә, кулланучыларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү шартларын тигезләү максатларында төбәкләр 2020 елның 1 гыйнварына кадәр торак биналар өчен җылылык өчен бердәм нормативлар билгеләргә тиеш.

«Чыннан да, катлы йортлар һәм йортларның тибы буенча дифференциация (төрле күләмнәрне билгеләү) каралган. Әмма мондый карарларны кабул итү - нормативлар билгеләү буенча гражданнарның түләү күләменә тәэсир итүне тулысынча бәяләү белән (түләүне үзгәртү индексларын исәпкә алып) үткәрелә. Бүгенге көндә Төзелеш министрлыгы нормативларны билгеләүгә бернинди дә үзгәрешләр кертергә җыенмый», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Парламент газетасы» депутат Борис Гладкихка сылтама ясап, киләсе елдан җылылык нормативын катларга бәйле рәвештә үзгәртергә мөмкин, дип хәбәр иткән иде. Язмада яңалыклар беренче каттан дүртенче катка кадәр фатир хуҗаларының түләүләр шактый артырга мөмкин булуына китерәчәк, диелгән иде.