Югары уку йортлары 2017 елда онлайн укытуга федераль бюджеттан 400 млн сум акча алачак

Грантлар дәүләт югары уку йортлары арасында бәйге нәтиҗәләре буенча сайлап бирелә.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). Россиядә 2017 елда онлайн белем бирүгә федераль бюджеттан - 400 млн сум, 2018 һәм 2019 елларда 300әр млн акча бүленә. Россия Хөкүмәтенең тиешле карарын Премьер-министр Дмитрий Медведев 18 июньдә имзалаган.

Хөкүмәт сайтындагы “Югары уку йортларына грантлар турында”гы карарга белешмәдә әйтелгәнчә, бәйге нәтиҗәләре буенча югары уку йортлары акчаларны субсидия рәвешендә алачак.

Бүленгән грантларга онлайн курсларның сыйфатын бәяләү системасы эшләнергә тиеш. Шулай ук онлайн-укытуга программалы тәэмин ителеш, дәүләт сервислары һәм мәгълүмат ресурсы булдыру мөһим. Моннан тыш, онлайн укытуда һәм технологиясен үстерүдә укытучыларның һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү карала.

Югары уку йортлары арасында бәйгедә кайсы ведомствога буйсынуына бәйсез рәвештә катнашырга була.
Карар “Россия Федерациясендә заманча цифрлы мәгариф мохите” өстенлекле проекты һәм “2013–2020 елларга мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында кабул ителгән.