“Татнефть” яңа нефть эшкәртү заводы төзелешендә катнашучыларны сайлап алу буенча тендер үткәрә

“Татнефть” яңа нефть эшкәртү заводы төзелешендә катнашучыларны сайлап алу буенча тендер үткәрә

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). 20 июньдә “Татарстан-корея нефтехимия компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык җыелышы үтте. Анда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, “ТКНК” ААҖ директор Советының яңа составы сайланды, шулай башка мәсьәләләр каралды.

Җыелышта билгеләп үтелгәнчә, республиканың нефть, газ, химия комплексын үстерүгә якын килү һәм үсеш программасы үзгәргәнлектән Татарстан җитәкчелеге тарафыннан нефтехимия юнәлешендә эшләүче яңа нефть эшкәртү заводын төзүне “Татнефть” ААҖенә тапшыру турында карар кабул ителде, ә ул проектта катнашучыларны сайлап алу буенча тендер үткәрергә тиеш. “LG” компаниясенә тендерда катнашырга тәкъдим ясалды.

“ТКНК” ААҖ директорлар Советының рәисе итеп яңадан “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхәүтдинов сайланды, дип хәбәр итә Түбән Кама нефть эшкәртү заводы матбугат хезмәте.