Казанның Совет районында Вознесение трактын төзү өчен дүрт кишәрлек тартып алыначак

Әлеге кишәрлекләрдә автоягулык салу станциясе, АЗС комплексы, Гвардия урамында тимер юл һәм Гадел Кутуй урамында склад урнашкан.

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казанның Совет районында Вознесенский трактын төзү өчен дүрт кишәрлек алыначак. Бу хакта мәгълүмат мэриянең документлар җыентыгында урнаштырылган.

«Вознесение тракты автомобиль юлы төзелүгә бәйле рәвештә җир кишәрлекләрен һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектларын алу турында карар. Казанда Совет районында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр участок төзелеше (1 нче чират)», — дип хәбәр ителә җыентыкта.

Әлеге кишәрлекләрдә автоягулык салу станциясе, АЗС комплексы, Гвардия урамында тимер юл һәм Гадел Кутуй урамында склад урнашкан.

Кишәрлекләрне алу процедураларын Казанның Совет районы хакимияте башкарачак.