Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Компаниянең Татарстан башкаласында сыра кайнату заводы бар.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

«Очрашуда яклар предприятиенең агымдагы эшчәнлеге, шулай ук киләчәктә гамәлгә ашыру өчен күздә тотылган уртак проектлар хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтендә.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һ.б. катнашты.

Шунысын да искәртик: Аnadоlu Efes компаниясенең Татарстан башкаласында сыра кайнату заводы бар.