ЭТИС системасында товар җитештерүчеләрне активлаштыру хакында сөйләшү узды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан җитештерүчеләренең ЭТИС системасында әлегә актив катнашуы җитми
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). ТР Электрон сәүдә-мәгълүмат системасын (ЭТИС) эчтәлек белән ничек тулыландырырга, республика товар җитештерүчеләрен анда ничек активлаштырырга? “Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы” Күзәтүчеләр советының Икътисад министрлыгында узган утырышында шул хакта сүз барды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Республика Хөкүмәте әлеге уникаль проектны үстерүгә зур игътибар бирә. Министр Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, алга таба бу мәгълүмат ресурсы Татарстан товар җитештерүчеләре продукциясен гомумфедераль дәрәҗәгә чыгаруга ярдәм итәргә тиеш. Аны югары җитәкчеләр дәрәҗәсендә презентацияләү өчен әле шактый эшләр башкарырга кирәк булачак. Министр ассызыклаганча, беренче тәҗрибә бу системада читтән катнашучыларның кайвакыт үз продукцияләрен аеруча файдалы шартларда тәкъдим итүен күрсәткән. “Безгә бу мәсьәләне өйрәнү, потенциаль базарларны эзләү, ни өчен тигез шартларда да безнең товар җитештерүчеләрнең продукциясенең кыйммәтле булуын ачыклау өчен ЭТИС каршында махсус структура булдырырга кирәк”, -дип саный ул. Марат Сафиуллин белдерүенчә, икенче бурыч – Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итеп, импортны алмаштыру буенча проектларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан җитештерүчеләренең ЭТИС системасында активлыгы җитми. “ТР Дәүләт заказы агентлыгы” ДУП генераль директоры Яков Геллер сүзләренә караганда, әлегә системада яшелчә, җиләк-җимеш продукциясе, җиңел сәнәгать, эшкәртү производстволары продукциясе бүлекләре тулысынча эшләми. Транспорт логистикасы бүлегендә бары бер хезмәт кенә тәкъдим ителгән. Агентлык җитәкчесе продукция җитештерүчеләр һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләр өчен әлеге республика ресурсын куллану буенча системалы укулар оештыру зарурлыгын искәртә. Утырышта катнашучылар шулай ук республика товар җитештерүчеләренең ЭТИС системасында актив катнашуын тоткарлаучы факторларга да тукталган. ТР Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев фикеренчә, бу системада 2-2,5 мең икътисади актив резидент теркәлергә тиеш. Бу электрон мәйданны республикада эчке кооперацияне үстерү өчен файдалану белән бәйле төп бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк.