^ТР Инвестиция-венчур фонды республиканың инвестицион потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән 73 проектны финанслый башлады

^ТР Инвестиция-венчур фонды республиканың инвестицион потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән 73 проектны финанслый башлады

(Казан, 20 май, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүгенге көндә Татарстанның Инвестиция-венчур фондында каралырга тиешле 250дән артык проект бар. Фондка "Идея" технопаркы 10 проект тапшырган. Бу атнадан аларның 73е кредит буенча процент ставкасының бер өлешен компенсацияләү өчен субсидия ала башлады. Бу турыда бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында интернет-конференциядә фонд директоры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, көн саен фондка 3-5 яңа проект тапшырыла.

Бүген ТР Инвестиция-венчур фондына теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала. "Бар кешене дә кабул итәбез, чикләүләр юк. Иң мөһиме проект республика өчен файдалы булсын", - дип ассызыклады Марат Фәйзрахманов. Икенче этапта проектларны эксперт советы карый, уңай нәтиҗә булган очракта проект финанслана.

Хәзер фонд карамагында 3 миллиард сумга якын акча бар. Марат Фәйзрахманов сүзләренчә, фонд эшли башлагач (узган елның ноябреннән) Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Попечительлек советының алты утырышы булган. Бу орган эшенең төп максаты - бөтен республика өчен файдалы булган проектларны анализлау һәм сайлап алу.

Фондка тапшырылган проектларны процент ставкасына субсидия түләү буенча анализлагач, 32 проект буенча сораулар тумаган. М.Фәйзрахманов сүзләренчә, калган проектларны киләчәктә финанслауның максаты Попечительлек советы утырышында каралачак. Ул әлеге проектларның планнары үтәлмәвен билгеләп үтте.