Татарстанның Инвестиция-венчур фонды фәнни коллективларга грантлар бирәчәк

Татарстанның Инвестиция-венчур фонды фәнни коллективларга грантлар бирәчәк

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Бүген “Татар-информ” агентлыгында интернет-конференция барышында ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Марат Фәйзрахманов белдергәнчә, әлеге оешма эшчәнлегенең бер юнәлеше фәнни коллективларга актив ярдәм һәм Татарстан предприятиеләренең һәм фәнни оешмаларның фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен финанслау булачак. Бүген бер оешма – “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” ДУП грант алган инде. Ул республикада патентлар буенча уникаль база төзүдә кулланылачак.

Марат Фәйзрахманов сүзләренчә, бүген Фонд адресына грант һәм фәнни-тикшеренү акчаларына гаризалар күпләп килә. Алар фәнни-техник өлкәдән тыш, гуманитар өлкәдә эшләр башкару өчен дә биреләчәк.