Кризиска каршы лекцияләрне 4,5 меңнән артык татарстанлы тыңлаган

Бу атнада республика эшмәкәрләрен өйдән нәтиҗәлерәк эшләргә өйрәтәчәкләр һәм фуд-фотографияләр буенча мастер-класс күрсәтәчәкләр.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда «Технология адаптации» кризиска каршы тору программасы кысаларында онлайн-семинарлар уздыру дәвам итә. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итә.

«Узган атнада дүрт вебинар узды. Аларда 4,5 меңнән артык кеше катнашкан», — диде министр.

Татарстан Икътисад министрлыгы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты белән берлектә Кризиска каршы конференцияләр сериясен эшләтеп җибәрде.

Бу атнада татарстанлылар өчен тагын биш вебинар үткәреләчәк. Эшмәкәрләргә корпоратив финанс белеме турында сөйләячәкләр, өйдән ничек нәтиҗәле эшләргә кирәклеге турында киңәш ителәчәк, фуд-фотографияләр буенча мастер-класс биреләчәк һәм маркетплейсларга ничек чыгу һәм аларда акча эшли башлау ысуллары белән уртаклашачаклар.