420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Рубль курсы киләсе елда ныгыячак. Бу хакта ВТБ банкы башлыгы Андрей Костинга сылтама белән «Известия» яза.
«Долларга 80 сум чиген узмаячагыбызга ышанам, киләчәктә, 2021 елда, рубль курсы ныгыячак», — диде Костин. Эксперт фикеренчә, РФ Финанс министрлыгы һәм Үзәк Банкның кирәк булганда курска ярдәм итү мөмкинлеге бар.
Доллар 15 процентка кыйммәтләнде, һәм бу «банклар өчен рөхсәт ителгән чикләрдә», - дип искәртте ВТБ башлыгы.
Төп ставканы арттырмауда Үзәк Банк карары - мөһим казаныш, диде Костин. Аның сүзләренчә, Үзәк Банк банкларга эшмәкәрлеккә һәм гражданнарга ярдәм итү өчен булдырылган программалар кысаларында «арзанрак акча» бирә алыр иде.