Арчада былтыр 9,6 млн сумлык җир сатылган, быел 2 айда - 4,1 млн сумлык

Район басмасы җир язмышы турында аңлатма бирә

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”). Арча районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Фәттахов төбәктә җирләрне рәсмиләштерүдә коррупциягә каршы законнарның үтәлеше турында мәгълүмат бирде.

2014 елда конкурс процедурасы аша 88,6 гектар җир (196 участок) сатылган. Район бюджетыны 9,6 миллион сум акча кергән, 10,8 гектар (15 участок) арендага бирелгән. Быел 4,1 миллион сумга 40,3 гектар (67 участок) сатылган, 1982 гектар (6 участок) арендага бирелгән, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” басмасы.