Татарстанда чимал булмаган экспорт мәсьәләләре турында сөйләштеләр

ТРда, эшмәкәрлек һәм инвестицияләрне җәлеп итү өчен, шартллар бар

 (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстанда Россиядә һәм төбәкләрдә чимал булмаган экспортка ярдәм итү һәм аны үстерүгә бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

Кичә видеоконференцэлемтә режимында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова Инвестицион климатны яхшырту, административ киртәләрне киметү һәм кече, урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комиссия каршындагы эксперт төркеме утырышын уздырды.

Чарада Татарстан исеменнән ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.

Татарстанда инвестицион климатны үстерү буенча актив эш алып барыла. Хунань провинциясе вице-губернаторы Чэнь Чжаосюн катнашында берничә компания белән уртак производство булдыру турында очрашулар уздырылган. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән агросәнәгать паркын бәйли торган логистик үзәк булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында идарәче партнер белән очрашу оештырылган. Авыл хуҗалыгы техникасы, бораулау җиһазлары производствосын урнаштыру мөмкинлеге сөйләшенгән.

Галина Изотова сүзләренчә, РФ Президентының РФ Федераль Җыенына Юлламасын Стратегик инициативалар агентлыгы торафыннан тормышка ашыру буенча йөкләмәсе нигезендә, “Чит ил базарларына үтеп керүдә һәм экспортка ярдәм итү” “Юл картасы”на кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнгән.

“Юл картасы”ның яңа редакциясе экспорт эшчәнлеге өчен таможня процедураларын, экспорт һәм валюта контроле процедураларын җиңеләйтү һәм тизләтүгә юнәлдерелгән чараларны һ.б. үз эченә ала.

Экспертлар төбәк башлыкларына инвестицияләрне җәлеп итү, югары технологияле предприятиеләр булдыру белән активрак шөгыльләнергә тәкъдим итте.

Галина Изотова билгеләп үткәнчә, “хәзер барлык хакимият органнарының һәм үсеш институтларының җайга салынган эшчәнлеге таләп ителә. Агентлык белән килешү төзеп, без инвестицион стандартларны башкару һәм аерым “Юл карталары”н тормышка ашыру буенча вазгыятьне мониторинглау белән шөгыльләнәбез, аерым алганда, февраль ахырында формалаштырылган һәм таможня процедураларын җайга сала торган “Юл картасы” турында сөйләштек”.

Г.Изотова инвестицияләрне уңышлы җәлеп итә торган һәм эшмәкәрлек активлыгы өчен шартлар булдыра торган төбәкләр арасында Татарстанны, Ульяновск һәм Самара өлкәләрен билгеләп үтте. Эксперт төркеме һәр төбәктә вазгыятьне анализларга һәм инвестицион темпларны арттыру буенча конкрет адымнар күрергә киңәш итәргә тиеш була.